Яңа Нәдердә 2014 елга йомгак ясадылар

2015 елның 14 феврале, шимбә
13 февральдә Яңа Нәдер авылында 2014 елга йомгак ясау җыелышы булды. Анда ТР президенты каршындагы эшкуарлар хокукларын саклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов, ӘМР башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова, “Татнефть” ААҖнең баш инженеры Наил Ибраһимов катнашты.

Авыл башлыгы Сирень Миннебаев үткән елның нәдерлеләр өчен нәтиҗәле булуын әйтте. Ул иң элек авыл кешеләренең Дәүләт Советына депутатлар сайлауда актив катнашуын билгеләп үтте.

Бүген Яңа Нәдерне районда иң актив үсештәге торак пунктларның берсе дип санарга була. Монда “Зәй” хуҗалыгы, 3 фермер хуҗалыгы, кымыз җитеәштерүче гаилә фермасы, 3 кибет, такта яру машинасы бар.

Авылда уңай шартлар тудырылган булу сәбәпле халык саны да артуга бара. Урамнарны төзекләндерү, су һәм газ торбаларын алыштыру, урамнарны утлы итү эшләрендә нефтьчеләр, авыл җирлегеннән депутат Наил Ибраһимов зур ярдәм күрсәтә. Авыл кешеләре исеменнән Сирень Миннебаев зур ярдәмнәре, булышып торулары өчен район һәм “Татнефть” компаниясе җитәкчеләренә рәхмәт сүзләре җиткерде.

Авыл башлыгының эшчәнлегенә ТР президенты каршындагы эшкуарлар хокукларын саклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов уңай бәя бирде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International