Әлмәттә “Йолдызчыклар” балалар иҗаты конкурсының гала-концерты булды

2015 елның 14 феврале, шимбә
13 февральдә Әлмәт районы балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр иҗатының “Йолдызчыклар” конкурсының гала-концерты булды. Бу конкурс бәләкәчләрнең иҗат мөмкинлекләрен ачу һәм үстерү, педагогларның иҗади очрашуын һәм тәҗрибә уртаклашуын оештыру максатында инде унынчы тапкыр үткәрелә. Аның “Хореографик иҗат”, “Вокаль иҗат” һәм “Конферанс” номинацияләре бар.

Быел сайлап алу турында райондагы 56 балалар бакчасы катнашты. 150дән артык номер күрсәтелеп, шуларның 23е финал турына үтте.

Гала-концерт бик күңелле, куанычлы килеп чыкты. Мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Ганиев яшь артистларны шулай шәп әзерләгән өчен педагогларга рәхмәт белдерде, җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International