ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2015 ел
дүшәмбе
2015 елның 13 февраленә Татарстан Республикасында 309,7 мең кв.м торак файдалануга тапшырылган, бу еллык планның 12,9 процентын тәшкил итә.
Изге Валентин көне алдыннан Яшьләр үзәгендә фотосурәтләр конкурсына йомгак ясау булды. 9 пар гашыйклар кызыклы тантананың үзәгендә иде
Гүзәл Еремеева җитәкчелегендәге Әлмәт хатын-кызлар берлеге 2015 елда Россиядә игълан ителгән Әдәбият елын үткәрүдә актив катнаша. Гыйнвар аендагы бер утырышта кешеләрнең игътибарын укуга тарту турында бик шәп идея хупланды. “Хатын-кызлар советының куен дәфтәре”н 99,6 FM дулкынында “Аксу радиосы” радиоэфирына чыгару турында карар кабул ителде. Баш мөхәррир Мәдинә Гайнуллина, тавыш режиссеры Фаил Сафиуллин
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җирлектәге дини вәзгыять белән танышу максатыннан Әлмәт районына эшлекле сәфәр кылды. Иртән мөфти хәзрәтләре район башлыгы Мәҗит Салихов белән очрашты. Әлеге рәсми очрашуда, шулай ук, мөфти урынбасары рөстәм хәзрәт Хәйруллин, район имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов катнашты.
14нче февраль көнне мөфти хәзрәтләре Әлмәт районына сәфәре кысаларында район башлыгы белән җирлектә яшәүче мөселманнар хакында сөйләште, аннары исә имамнар һәм шәкертләр янына юл тотты.
Синоптикларның фаразына караганда, дүшәмбе көнне республикада аязучан болытлы һава көтелә. Күпчелек районнарда кар явачак, кайбер районнарда буран көтелә

15
февраль, 2015 ел
якшәмбе
Татарстанда, “Безнең кадерле ветераныбыз!” социаль-гуманитар акциясе кысаларында, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре өчен, 9 майга кадәр хастаханәләрдә 19 яңа палата ачылачак. Бу хакта бүген журналистларга ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова хәбәр итте
Татарстанда “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында укытучылар өчен “Гаиләнең сугыш хатирәсе” конкурсы башлана
13 гыйнварда 11.30 сәгатьтә Әлмәт районында, Рус Акташы – Кузайкино машина юлының 9 нчы чакрымында, “ВАЗ-2114” автомобилендә барган ир-егет куркынычсызлык тәэмин итәрдәй тизлекне арттырган һәм тимер ат йөгәнләп булмаслык хәлгә җиткән дип фаразлана: тайгак юлда машина идарәсен югалтып, каршы як юлга чыга һәм автобуска килеп бәрелә
“Бердәм Россия” партиясе депутатлары һәм “Яшь гвардия” активистлары Татарстанда кулланучылар кәрзине бәясен тикшерде. Рейд экономкласс кибетләрендә узды, дип хәбәр итә “Бердәм Россия” БСП ТТБ мәгълүмат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International