Татарстан чыгарылыш сыйныф укучылары вакыттыннан алда уздырыла торган БДИны тапшырмый

2015 елның 14 феврале, шимбә
Татарстанда география һәм рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханын вакытыннан алда тапшырырга теләк белдереп гариза бирүчеләр юк, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мабугат хезмәте.

Иртәгә Россия чыгарылыш сыйныф укучылары беренче мәртәбә география һәм рус теле буенча вакытыннан алда уздырыла торган БДИ тапшыра. Татарстан укучылары өчен бердәм дәүләт имтиханын вакытыннан алда тапшыру этабы 23 мартта башлана. Бу көнне мәктәп балалары математика буенча төп дәрәҗә имтиханын бирә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International