ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2015 ел
җомга
Татарстанда юллардагы аварияләрне кисәтү һәм булдырмау юнәлешендә күп төрле чаралар үткәрелсә дә, агымдагы елның беренче кварталында юл-транспорт һәлакәтләре әлләни кимемәгән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетының Аппарат җитәкчесе Шамил Гафаров Хөкүмәт йортында видеорежимда узган киңәшмәдә әйтте. Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетында узган киңәшмә Айрат Хәйруллин рәислегендә узды.

9
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
ӘМР Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин тыл хезмәтчәне Маганов Өлфәт Магановичка “1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел” юбилей медален тапшырды.

8
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
Бүген ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин чакыруы буенча “Җиләк даласы” питомнигы хуҗасы Илдар Ситдиков Әлмәткә килде. Ул “Әлмәттә җиләк- җимеш кластерын үстерү” дигән темага фермер хуҗалыгы җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары белән уку-семинар үткәрде.
2015 елның 8 апреленә алынган мәгълүматларга караганда, “1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел” юбилей медальләре Әлмәт районында яшәүче 3597 ветеранга тапшырылган.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин 1 апрельдә старт алган экологик икеайлык кысаларында шәһәрдәге эш барышы белән танышты.

7
апрель, 2015 ел
сишәмбе
Бүген Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте.
Бүген Әлмәттә территориаль сайлау комиссияләре җитәкчеләре, муниципаль район һәм шәһәр округларының сайлау процессы өчен җаваплы кешеләре белән зонаара киңәшмә булып узды.
2015 елда республикадагы югары уку йортларына керү өчен бюджет урыннары 14488дән 16588гә кадәр артачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов белдерде. Бу чара республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

6
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
Бүген башкарма комитетта Торак –коммуналь хуҗалык эшчәнлеген контрольдә тотучы Координацион Советның чираттагы утырышы булды.
Бүген ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин Яңа Нәдер авылы җирлегендә эшчәнлек алып баручы крестьян-фермер хуҗалыкларында булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International