Айрат Хәйруллин территориаль сайлау комиссиясе җитәкчеләре белән уздырылган киңәшмәдә катнашты

2015 елның 7 апреле, сишәмбе
Бүген Әлмәттә территориаль сайлау комиссияләре җитәкчеләре, муниципаль район һәм шәһәр округларының сайлау процессы өчен җаваплы кешеләре белән зонаара киңәшмә булып узды. Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Экзам Гобәйдуллин билгеләп узганча, сайлау кампаниясе башланырга ике айга якын вакыт калып бара. Бигрәк тә сайлау участокларының чикләрен дөрес итеп билгеләү, территорияләрдәге яңа йортларны исәпкә алуга зур игътибар бирергә кирәк. “Безнең эштә төп корал- ул белем” – ди үзәк сайлау комиссиясе рәисе.

Башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәйруллин территориаль һәм участок сайлау комиссияләренең әзерлек дәрәҗәсен эшне оештыруда иң мөһим фактор дип билгеләде. Үзәк сайлау комиссиясе җитәкчелегенә нәкъ менә Әлмәттә шундый киңәшмә уздырганнары өчен рәхмәт әйтте.

Дөрестән дә, Татарстанның дүрт округында, шул исәптән Әлмәттә дә сайлаулар катнаш системада узачак.

Ф.Хәсәнова


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International