Айрат Хәйруллин : “Уңышлы эшләүче фермер хуҗалыклары үрнәгендә авыл җирлекләренә эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләрне тартырга кирәк”

2015 елның 6 апреле, дүшәмбе
Бүген ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин Яңа Нәдер авылы җирлегендә эшчәнлек алып баручы крестьян-фермер хуҗалыкларында булды.

Беренче булып Камаловларның “Сихәт” фермасында булдылар. Әлмәт районында бердәнбер булган кәҗә фермасы өч ел элек ачыла. Хуҗалыкка яхшы нәселле 35 мал алып кайталар, бүгенге көндә фермада 110 баш исәпләнә, аларның 60 ы савыла торган кәҗәләр. Җитештерелгән продукция туберкулез диспансерына, ял йортлары һәм сәүдә нокталарына таратыла. Сихәтле эчемлек – кымыз иң күп сатыла торган продукцияләрнең берсе.

Алга таба Айрат Хәйруллин “Хәйдәров” фермер хуҗалыгы белән танышты. Күпьеллык эш стажы булган Илгиз Хәйдәров бытбылдык йомыркалары җитештерү белән шөгыльләнә, бәрәңге, арпа үстерә.

2009 елда авыл җирлегендә шәхси агач ярдыру цехы эшли башлый. Аның хуҗасы Рафаил Гыйбадуллин сүзләренә караганда, цехта заказлар буенча агач материаллары әзерләнә, авыл халкын утын, опилка белән тәэмин ителә.

Киңәшмәнең икенче өлеше “Зәй” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә язгы кыр эшләренә әзерлек белән танышудан башланды. Хуҗалык җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы һәм башка идарә белгечләре Яңа Нәдер авылы мәдәният йортына җыелдылар.

“Язгы кыр эшләре безнең барыбыз өчен дә бик мөһим чара. Илдәге катлаулы икътисади сәясәт шартларында барлык тырышлыкны язгы кыр эшләрен үз вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгуга юнәлтү мәһим. Районның киләчәге сезнең эшчәнлеккә бәйле,”- диде Айрат Хәйруллин үзенең чыгышында.

“Кичекмәстән хәл ителергә тиешле сораулар булганда, һәр атнаның сишәмбе көнне приемга язылырга мөмкин. Проблемаларны детальле өйрәнеп, аларны хәл итү механизмын табу кирәк,” – дип ассызыклап узды башкарма комитет җитәкчесе.

Ф.Хәсәнова тәрҗемәсе


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International