Айрат Хәйруллин: “ОДН ны киметү мәсьәләсен системалы эшкә салу кирәк.”

2015 елның 6 апреле, дүшәмбе
Бүген башкарма комитетта Торак –коммуналь хуҗалык эшчәнлеген контрольдә тотучы Координацион Советның чираттагы утырышы булды. Көн кадагында барлык әлмәтлеләр өчен мөһим булган ОДН(общедомовые нужды) га кагылышлы мәсьәләләр чыгарылды. Башкарма комитет җитәкчесе Айрат Хәйруллин рәислегендә Совет әгъзалары күп катлы йортларда әлеге күрсәткечне киметү юллары турында фикер алыштылар, бу тармактагы закон бозуларга каршы көрәшү юлларын эзләделәр.

ОДН ны киметү буенча эш алып барылса да, нәтиҗәләр күренми. Советта катнашучылар фикеренчә, гомуми йорт ихтыяҗларына тотылучы ресурсларның шулай зур булуы счетчик күрсәткечләрнең бер вакытта алынмавы, кайбер фатирлардагы күрсәткечләренең ноль дип бирелүе нәтиҗәсе. Күп вакыт приборларның дөрес эшләмәве, белгечләрнең үз вазифаларын тиешенчә башкармаулары да ОДН ның зур булуына йогынты ясый.

Фатирлардагы счетчиклар һәм учет приборларын Идарәче компанияләр тикшереп торырга тиеш. Утырыш барышында ОДН күрсәткечләре кайнар һәм салкын суга 20 проценттан да артып киткән йорт идарәләре барлыгы ачыкланды.

Әлеге вәзгыятькә карата фикерен белдереп, Айрат Хәйруллин: “ Счетчик күрсәткечләрен үз вакытында һәм тиешенчә бирүне күп катлы йортларда яшәүчеләр үзләре дә системага салырга тиешләр. Бергәләп эшләгәндә генә нәтиҗәләр булачак,”- диде.

Коммуналчылар белән мондый киңәшмәләр атна саен уздырылачак, шулай ук, үз вакытында күрсәткечләрен бирергә теләмәүче яки дөрес булмаган мәгълүмат бирүчеләр белән эшләүче эшче төркем төзелә. Бу эш ОДН ны нормага җиткергәнче дәвам итәчәк.

Ф.Хәсәнова тәрҗемәсе


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International