Әлмәттә юбилей медальләрен тапшыру дәвам итә

2015 елның 8 апреле, чәршәмбе
2015 елның 8 апреленә алынган мәгълүматларга караганда, “1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел” юбилей медальләре Әлмәт районында яшәүче 3597 ветеранга тапшырылган.

Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантаналы чара Бишмунча авылы җирлегендә дә узды. Авылда 2 сугыш ветераны, 27 тыл хезмәтчәне , 2 сугыш ветераны толы яши. Авыл җирлеге башлыгы Ришат Фазлыев тантаналы чарада бәйрәмгә чакырылган 16 ветеранга юбилей медале тапшырды. Чарада катнаша алмаучыларга истәлекле бүләкләр өйләренә барып тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International