Айрат Хәйруллин:” Кешеләрнең тормышларын саклап калу өчен бөтен чараларны да кулланырга кирәк”

2015 елның 10 апреле, җомга
Татарстанда юллардагы аварияләрне кисәтү һәм булдырмау юнәлешендә күп төрле чаралар үткәрелсә дә, агымдагы елның беренче кварталында юл-транспорт һәлакәтләре әлләни кимемәгән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетының Аппарат җитәкчесе Шамил Гафаров Хөкүмәт йортында видеорежимда узган киңәшмәдә әйтте. Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетында узган киңәшмә Айрат Хәйруллин рәислегендә узды.

“ Юлларда куркынычсызлык таләпләрен үтәргә кирәклеге турындагы фикерне без кешеләрнең аңнарына сеңдерә алмадык инде. Аварияләр вакытында кешеләрнең үлү очраклары кимесә дә, зыян күрүчеләр тагын да артты. Юл кагыйдәләрен бозган өчен җавап бирергә туры киләчәген аңлаудан тыш, машина йөртүчеләр әлеге гамәлләрнең үзләре өчен генә түгел, башкалар өчен дә куркыныч тудыруы турында уйланырга тиешләр,”-диде ул.

Киңәшмәдә Әлмәт муниципаль районындагы юл-транспорт һәлакәтләре буенча мәгълүмат тыңланды. Ел башыннан аварияләрдә 17 кеше һәлак булган. ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек хәлдә 233 машина йөртүчене тоткарлаган.

Юллардагы аварияләрнең төп сәбәбе, машина йөртүчеләрнең тизлек чикләүләрен сакламаулары. Бүгенге көндә район юлларында тизлекне исәпкә алучы 12 комплекслы үлчәгеч урнаштырылган. Айрат Хәйруллин ЮХИДИ хезмәткәрләренә әлеге автомат исәпкә алу приборларын арттырырга тәкъдим итте.

Тиешенчә яктыртылмаган юл билгеләре, шулай ук, игътибардан читтә калмады. Башкарма комитет җитәкчесе кушуы буенча ,“Светсервис” җәмгыяте җәяүлеләр юлына өстәмә яктырткычлар урнаштыру буенча тәкъдимнәр кертергә тиеш. Айрат Хәйруллин фикеренчә, яктыртылучы билгеләр белән беренче чиратта мәктәп укучыларын, велосипедта йөрүчеләрне тәэмин итәргә кирәк. Алга таба шәһәргә керү һәм чыгу урыннарында социаль реклама щитлары урнаштыру да күздә тотыла.

“Әгәр дә кулланылган чаралар нәтиҗә бирми икән, яңа технологияләр кулланырга , башка шәһәрләр тәҗрибәсен өйрәнергә кирәк булачак. Кешеләр тормышын саклау өчен без барлык чараларны да кулланырга тиешбез,”- диде Айрат Хәйруллин.

Ф. Хәсәнова тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International