Айрат Хәйруллин: ” Әлмәт районында җиләк- җимеш кластеры булдырырга теләүчеләр бар”

2015 елның 8 апреле, чәршәмбе
Бүген ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин чакыруы буенча “Җиләк даласы” питомнигы хуҗасы Илдар Ситдиков Әлмәткә килде. Ул “Әлмәттә җиләк- җимеш кластерын үстерү” дигән темага фермер хуҗалыгы җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары белән уку-семинар үткәрде.

“Бу эшкә тотынганчы, Илдар Ситдиковның беркайчан да авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнгәне булмаган. Әлеге кеше үзенең бөтен средстволарын җиләк үстерүгә исраф итә. Ярты дөньяны йөреп, җиләк үстерүнең яңа технологияләрен өйрәнә һәм хәзер ул үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашырга әзер,”- диде Айрат Хәйруллин семинарны ачып.

“Җиләк даласы” питомнигы сүзләренә караганда, беренче елны эшне 2 гектар җиргә җиләк үсентеләре утыртудан башлыйлар. Бер елдан соң ул 6 гектарга кадәр арттырыла.

“ Быелгы сезонда ук җиләк- җимеш утырту өчен мәйданнар табып, бизнес-план эшләп, май аенда карлыган, кура җиләге, алма агачлары утыртуны оештырырга кирәк. Без үзебезне Әлмәттә җитештерелгән продукция белән тәэмин итәргә тиеш,” – дигән максат куйды башкарма комитет җитәкчесе хуҗалык җитәкчеләре алдына.

Проектның финанс ягына килгәндә, җиләк бизнесында үз эшеңне ачу өчен беренче елны 1 гектарга 1 миллион сум кирәк. Беренче елны уңыш бирүчәнлек 5-6 тонна булырга тиеш дип фаразлана. Илдар Ситдиков авыл җирлегендә эш башлау өчен ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан фермерларга һәртөрле ярдәм күрсәтелүен ассызыклады.

Очрашу барышында семинарда катнашучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Оештыручыларга бирелгән сорауларга караганда, Әлмәт районында җиләк – җимеш кластеры булдырырга теләүчеләр шактый.

Ф. Хәсәнова тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International