ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте

2015 елның 7 апреле, сишәмбе
Бүген Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте.Сораулар һәм мөрәҗәгатьләр арасында тәкъдимнәр дә бар иде. Бөгелмә шәһәрендә яшәүче берәү Әлмәтнең кешеләр күп җыела торган Ленин урамында җәяүлеләр өчен куелган юл билгеләре урынына светофор урнаштырырга тәкъдим итте. Әлеге тәкъдимен ул бу урында еш кына балалар белән юл-транспорт хәлакәте булу белән нигезләде. Ул шулай ук тәүлекнең караңгы вакытларында шәһәр урамнарының җәяүлеләр өчен юл билгеләре урнаштырылмаган урыннарын да тикшерергә кирәклеген әйтте. Мәсьәләнең никадәр җитди булуын раслау өчен социаль челтәрләрдә әлеге темага презентация дә урнаштырган.

Башкарма комитет җитәкчесе гомуми проблемаларга битараф булмаган кешеләр булганда, мәсьәләләрне хәл итү нәтиҗәлерәк булачак дип белдерде.

Ф.Хәсәнова тәрҗемәсе
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International