Төзүчеләр урамындагы 22 нче йорт ишек алды чисталыгы һәм иркен булуы белән игътибарны үзенә җәлеп итте. Биредә яшел зона булдырырга һәм балалар мәйданчыгы төзергә тулы мөмкинлек бар , диде башкарма комитет җитәкчесе.
Белгечләр әйтүенчә, яз көне, көз һәм кыш айларында җыелган чүпне юк итү көнүзәк мәсьәлә булып тора. Тиешсез урынга җыелган чүп- чар базларының берсе Кәләй авылы җирлегендә урнашкан. Аны бетерү буенча ел да эш алып барылса да, әлегә нәтиҗәсе күренми.