ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2016 ел
җомга

Әлмәт шәһәренең Яшьләр үзәгендә балигъ булмаган яшьләр белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе тәкъдиме белән «Балигъ булмаганнар арасында күзәтүсезлек һәм хокук бозуларны булдырмау, аларның хокукларын яклау системасы учреждениеләре һәм органнарының эшчәнлеген координацияләү буенча профилактика эшен активлаштыру» дигән темага киңәйтелгән киңәшмә узды.

Татар авыллары эшкуарларының бөтенроссия җыены нәтиҗәлелеген исбатлады, шуңа да без әлеге тәҗрибәне алга таба да дәвам итәчәкбез. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу хакта бүген Россия Федерациясе төбәкләренең татар авыллары эшкуарларының V бөтенроссия җыенында белдерде. 

Әлмәт перинаталь үзәгендә массакүәм матбугат чараларын чакырып мастер-класслар үткәрү соңгы өч елда аеруча ешайды. Казан дәүләт медицина университеты профессоры, акушерлык һәм гинекология кафедрасы мөдире Әлбир Хәсәнов республиканың көньяк-көнчыгыш белгечләренә 17нче мартта тагын бер шундый мастер-класс үткәрде – кесарево сечение операциясен ясады.

ӘЛР башкарма комитетының зур залында шәһәр төзү советы утырышы узды.Фикер алышу Әлмәттә шәһәр күле территориясен төзекләндерү һәм туристлык рекреацион зонасы булдыру уникаль проектын тормышка ашыру турында булды. Проектны ӘМР башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Айрат Мөхәмәтҗанов тәкъдир итте.

Сәламәтлекне саклау идарәсе тәкъдиме белән, халыкта сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру макстаныннан, шәһәр ошмаларында һәм рйон учреждениелеәрендә лекцияләр уку дәвам итә. Әлмәт медицина профилактикасы үзәге баш табибы вазифаларын башкаручы Әнвәр Абдулов мондый лекцияне 16 мартта ӘМР Советы һәм башкарама комитеты хезмәткәрләренә укыды.


17
март, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Әлмәт муниципаль районы башлыгы  Айрат  Хәйруллин  чакыруы буенча    Әлмәткә  ТР Авыл  хуҗалыгы  һәм азык– төлек министрының терлекчелек буенча  урынбасары  Нәҗип  Хәҗипов  килде. Ул  иртәнге 4  тән  алып  район башлыгы Айрат Хәйруллин,  Әлмәт районы авыл хуҗалыгы  һәм азык – төлек идарәсе җитәкчесе  Наил Усманов белән берлектә  берничә хуҗалыкта булдылар. 

 

АГНИ ректоры Александр Емекеевны лаеклы ялга озаттылар.

16 март көнне Әлмәт картин галереясында сәнгать сөючеләр очрашты. Монда Казан, Самара, Жигулевск рәссамнарының 120дән артык эшен туплаган “Арт-Күпер 2016” сату күргәзмәсен танатаналы рәвештә ачып җибәрделеләр.

Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты муниципаль милекне классик, “чүкечле” формадагы сатудан электрон формага күчү турында хәбәр итә. Электрон сату формасы сатуда катнашырга телүчеләр санын чикләми, аларга өйләреннән, офисларыннан чыкмыйча гына, сатуда катнашу мөмкинлеге бирә.


16
март, 2016 ел
чәршәмбе

19 март көнне Әлмәттә ТР һәм РФ атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Зөфәр Газиз улы Шәйдуллин истәлегенә багышланган “Көрәш” бил алышу турниры узачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International