Әлмәттә сәламәт яшәү рәвеше турында лекцияләр укыла

2016 елның 18 марты, җомга

Сәламәтлекне саклау идарәсе тәкъдиме белән, халыкта сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру макстаныннан, шәһәр ошмаларында һәм рйон учреждениелеәрендә лекцияләр уку дәвам итә. Әлмәт медицина профилактикасы үзәге баш табибы вазифаларын башкаручы Әнвәр Абдулов мондый лекцияне 16 мартта ӘМР Советы һәм башкарама комитеты хезмәткәрләренә укыды..

Моңарчы, 29 февральда, сәламәт яшәү рәвеше турында белү дәрәҗәсен ачыклау максатыннан сораштыру үткәрелгән иде.

Лекциядә яман шеш авырулары белән көрәшүүнең 10 төп кагыйдәсе әйтелде:

1.Тәмәке тартудан туктагыз

2. Спиртлы эчемлекләр эчүне мөмкин кадәр киметегез

3. Кояш нурларында озак вакыт үткәрмәгез

4. Эш урынында сәламәтлекне саклау кагыйдәләреннән тайпылмагыз

5. Дөрес тукланыгыз

6. Авырлыгыгыз артуыннан сакланыгыз

7. Гадәти булмаган шешенке урын, шеш яки сәәбәбе аңлашылмыйча кан акканда, кичектермәстән табибка мөрәҗәгать итегез!

8. 45 яшьтән узган ир-атларга медицина тикшеренүләрен ел саен үтәргә киңәш ителә.

9. Хатын-кызлар даими рәвештә УЗИ һәм мамография үтәргә тиеш.

10. 20 яшьтән узган хатын-кызлар ел саен гинекологик тикшеренү үтәргә тиеш.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International