Әлмәт шәһәренең Яшьләр үзәгендә балигъ булмаган яшьләр белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе тәкъдиме белән «Балигъ булмаганнар арасында күзәтүсезлек һәм хокук бозуларны булдырмау, аларның хокукларын яклау системасы учреждениеләре һәм органнарының эшчәнлеген координацияләү буенча профилактика эшен активлаштыру» дигән темага киңәйтелгән киңәшмә узды. Анда район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова, прокурорның улкән ярдәмчесе Игорь Нагаев, Россия ЭЭМ Әлмәт районы бүлегенең балигъбулмаганнар белән эшләү бүлекчәсе җитәкчессе Рамил Кәлимуллин, опека һәм тәрбиячелек органнары, мәгариф идарәсе, сәламәтлекне саклау идарзсе, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, мәктәпләрнед ата-аналар комитеты вәкилләре катнашты.
Киңәшмәдә балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе эшчәнлеген оештыру, катлаулы вәзгыятьләр һәм аларны чишү юллары, ятим балалар саны артуы, сигнал карталар белән эшләү таләпләрен үтәмәү очраклары, балаларның хокук бозуларын булдырмау устендә эшләүне активлаштыру, гаиләдәге критик вәзгытьне башлангыс стадиядә ачыклау һзм башка шундый мәсьәләләр тирәнтен тикшерелде, күрсәтмәләр һәм киңәшләр бирелде.