Бүген башкарма комитетта район башлыгы Айрат Хәйруллин район активы белән шәһәркүләм планерка үткәрде.
Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин район үсеше буенча хезмәттәшлек итәргә әзер булган инвесторлар белән берничә очрашу уздырды. “Чиләбе торба прокаты заводы” генераль директоры Михаил Иванов белән очрашу вакытында сүз “Алнас” акционерлык җәмгыяте, заводның киләчәк планнары турында барды.
Әлмәттә Россиянең һәм Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Зөфәр Шәйдуллин истәлегенә балалар һәм яшьләр арасында татар-башкорт көрәше буенча турнир булып узды.
Бу ялларда Татарстанның төрле районнарында “Көрәш” буенча берничә турнир үтте. Теләчедә Салават Фәтхетдинов призларына турнир үтсә, Әлмәттә Зөфәр Шәйдуллин истәлегенә багышланган Бөтенроссия “Көрәш турниры” булып узды.
Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты Ростов-Дон шәһәрендәге авиаһәлакәттә һәлак булучыларның туганнарының һәм якыннарының кайгысын ихлас уртаклаша
Әлмәттә Зөфәр Шәйдуллин истәлегенә багышланган “Көрәш” Бөтенроссия бил алышу турниры11 ел рәттән үткәрелеп килә. Бүген “Татнефть” компаниясе спорт комлексында Татарстанның төрле районнарынна гына түгел, Чувашстан, Башкортстан, Оренбург төбәге спортчылары да бил алыша.
Әлмәт шәһәрендә “Яңа елның 100 көне” уникаль проекты кысаларында “Нәфтьче” мәдәният сарае мәйданында 22 март көнне Нәүрүз бәйрәме оештырыла.
17 март көнне “Татнефть” һәм Әлмәт шәһәре медицина-санитар бүлеге шартларында республиканың көньяк-көнчыгыш тәбәгендә яшәүчеләргә югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү. 2015 ел нәтиҗәләре һәм 2016 елга планнар” темасына районара киңәшмә узды.
Татарстанда социаль ипотека программасы буенча 832 фатирга исәпләнгән 44,7 мең кв метр мәйданлы 42 йорт тапшырылган. Программа буенча төзелә торган объектларның 92сендә әзерлек дәрәҗәсе югары, ә 36сында - уртача. Бүген бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган традицион республика киңәшмәсендә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.
Башкарма комитет бинасында Әлмәт муниципаль районында сәнәгать тармагын үстерү буенча Икътисади советның чираттагы утырышы узды. Аның эшендә эре сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, банк директорлары, идарә һәм департамент җитәкчеләре катнашты.