Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин чакыруы буенча Әлмәткә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык– төлек министрының терлекчелек буенча урынбасары Нәҗип Хәҗипов килде. Ул иртәнге 4 тән алып район башлыгы Айрат Хәйруллин, Әлмәт районы авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсе җитәкчесе Наил Усманов белән берлектә берничә хуҗалыкта булдылар.
Алар беренчеләрдән булып “Заһидуллин” фермер хуҗалыгында булдылар. Биредә терлекләрне карау язылган һәм язылмаган кануннарны бозып үтәлә. Җитәкче үзе дә инспекторлар килгәндә килүне кирәк дип санамаган. Хуҗалыкта 180 савым сыеры исәпләнә. 100 сыердан 74 бозау алынган.
“Сосновка” хуҗалыгында да эшләр әллә ни мактанырлык түгел. Уртача хезмәт хакы 6700 сум, 100 баш сыердан 79 бозау алынган.
Инспекторлар “Ташкичү” хуҗалыгы эшчәнлеге белән дә таныштылар. Биредә мал саны узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 281 гә кимегән.
Терлекчелек белән бәйле барлык сораулар да соңрак башкарма комитетта узган киңәшмәдә тикшерелде. Бүгенге көндә районда 13 меңнән артык мөгезле эре терлек исәпләнә. Бер сыердан савылган сөт күләме 9,2 литр тәшкил итә. Бу республика күрсәткечләреннән күпкә түбән.
“Альметьевский вестник” газетасы тәрҗемәсе