ӘЛР башкарма комитетының зур залында шәһәр төзү советы утырышы узды.Фикер алышу Әлмәттә шәһәр күле территориясен төзекләндерү һәм туристлык рекреацион зонасы булдыру уникаль проектын тормышка ашыру турында булды. Проектны ӘМР башкарма комитеты җитәкчесенең төзелеш буенча урынбасары Айрат Мөхәмәтҗанов тәкъдир итте.
Проект “Су саклау зоналары елы” кысаларында тормышка ашыралачак. Шәһәр күле инде 2000 елдан бирле төзекләндерелмәгән, шуңа да әлмәтлеләрнең яраткан урыннары исәбенә керми. Вәзгыятьне төзәтү максатыннан, әлеге шәһәр күле тирәсен төзекләндерү, анда спорт мәйданчыклары, вейк-парк, балалар өчен мәйданчыклар булдыру, суы җылытылып тора торган ачык бассейн төзү күздә тотыла. Проектны тормышка ашыру туристик агымнарны тартырга да ярдәм итәчәк, әлмәтлелеәрнең дә күңелен хуш киләчәк.
Проектны ашыра башлауда төп киртә – су сыйфатының түбәнлеге. Мәсьәләне хәл итү юлларын эзләүгә Экология департаменты һәм Экология министрлыгының көньяк-көнчыгыш бүлеге хезмәткәрләре кереште инде.
Айрат Хәйруллин проектны гамәлгә куюга җитди якын килергә боерды.