Айрат Хәйруллин Россия Федерациясе төбәкләре татар авыллары эшкуарларының V бөтенроссия җыенында катнашты

2016 елның 18 марты, җомга

Татар авыллары эшкуарларының бөтенроссия җыены нәтиҗәлелеген исбатлады, шуңа да без әлеге тәҗрибәне алга таба да дәвам итәчәкбез. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бу хакта бүген Россия Федерациясе төбәкләренең татар авыллары эшкуарларының V бөтенроссия җыенында белдерде. 

Чара "Корстон" КСКК мәйданчыгында үтте, анда шулай ук ТР вице-премьеры - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, "Бөтендөнья татар конгрессы" башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, Россиянең 36 регионыннан 700 ләп кече бизнес, фермер хуҗалыклары һәм шәхси хуҗалыклар вәкилләре катнашты. 

Пленар утырыш алдыннан Рөстәм Миңнеханов җыенда катнашучы эшкуарлар оештырган күргәзмәне карады. ТР Президентына хәләл продукция, сөтле продукцияне, халык һөнәре товарларын күрсәттеләр. 

Утырыш барышында Россиянең төрле регионнарыннан килгән эшкуарлар эшчәнлекләре турында сөйләделәр һәм кайбер проблемаларны билгеләделәр. Аерым алганда, кече бизнеска льготалы кредит бирү мәсьәләсен, авыл эшкуарларына ярдәм итү программаларында катнашу мәсьәләләре, импортны алыштыру программасында каралган бурычларны хәл итү һәм башка мәсьәләләр күтәрелде. 

  “Альметьевский вестник” газетасы тәрҗемәсе 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International