Айрат Хәйрулли: «Әлмәт – нефть башкаласы гына түгел, мәдәни башкала да ул!”

2016 елның 17 марты, пәнҗешәмбе

16 март көнне Әлмәт картин галереясында сәнгать сөючеләр очрашты. Монда Казан, Самара, Жигулевск рәссамнарының 120дән артык эшен туплаган “Арт-Күпер 2016” сату күргәзмәсен танатаналы рәвештә ачып җибәрделеләр.

Сәнгать әһелләрен районыбыз башлыгы Айрат Хәйруллин сәламләде. Үз чыгышында район башлыгы Әлмәт мунициппаль районының хаклы рәвештә республика көньяк-кончыгышының мәдәни үзәге дип саналуын ассызыклады, әлеге күргәзмәнең шул дәрәҗәне кбат исбатлавына басым ясады.

Татарстан Республикасында “Арт-Күпер” проекты җитәкчесе Диләрә Байчурина әйтүенчә, күргәзмәнең төп максаты – Россияядә яшәүче барлык кешеләрне заман сәнгате, үзебездә формалашкан традицион мәктәпләр белән таныштыру.

Күргәзмә 4 нче апрельга кадәр дәвам итәчәк. Рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International