19 март көнне Әлмәттә ТР һәм РФ атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Зөфәр Газиз улы Шәйдуллин истәлегенә багышланган “Көрәш” бил алышу турниры узачак.
Ярышлар 11нче тапкыр үткәрелә. Турнир башта район, аннары республика, хәзер исә бөтенроссия статусына ия. Быел ярышларда 170кә якын спортчы, 20 команда катнашачак.
Турнир “Татнефть” спорт комплексында узачак. Бергә-бер чыгып көрәшүләр сәгать 10.00 башлана. Ачу тантанасы 12.00 башлана. Рәхим итегез!