Әлмәт перинаталь үзәгендә янә мастер-класс күрсәттеләр

2016 елның 18 марты, җомга

Әлмәт перинаталь үзәгендә массакүәм матбугат чараларын чакырып мастер-класслар үткәрү соңгы өч елда аеруча ешайды. Казан дәүләт медицина университеты профессоры, акушерлык һәм гинекология кафедрасы мөдире Әлбир Хәсәнов республиканың көньяк-көнчыгыш белгечләренә 17нче мартта тагын бер шундый мастер-класс үткәрде – кесарево сечение операциясен ясады.


Чарага Бөгелмә, Лениногорск, Азнакай, Сарман, Әлмәт акушер-табиблары, журналистлар килде. Операция яңа технология – кан югалтуны киметү препаратын кулланып үткәрелде.

Очрашуның теоретик өлешендә ана булуда куркынычсызлык мәсьәләләре буенча фикер алышу дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International