Бүген башкарама комитетта район башлыгы Айрат Хәйруллин район активы белән чираттагы шәһәркүләм планерка үткәрде. Атна вакыйгаларына нәтиҗә ясаганнан соң,Айрат Хәйруллин оешма җитәкчеләрен ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызуда иганәчелек ярдәме күрсәтергә чакырды.
Әлмәтлеләр быел да «Үлемсез полк» Бөтенроссия акциясенә кушылды.
Әлмәттә Җиңү бәйрәмен 50 меңгә якын кеше карады. Нефтьчеләр мәйданында урнаштырылган зур экран Мәскәүдәге парадта Россия Президенты Владимир Путинның котлавын турыдан-туры эфирда карарга мөмкинлек бирде. Һәммәсе дә искиткеч!
Әлмәт муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты исеменнән сезне халкыбызның Бөек ватан сугышында Җиңүнең 71-еллыгы белән котлыйм!
9 май – үзгә бәйрәм ул. Мәһабәт һәм тантаналы бу бәйрәм ул безгә дөньдагы тынычлыкның нинди югалтулар бәрабәренә ирешелүен һәрчак искәртеп торачак. Сугыә һәм Җиңү образы Ватаныбыз куәте, төрле милләт һәм яшь кешеләренең бердәмлеге символы, Россия һәм карендәш халыкларның рухи потенциалы зурлыгының үрнәге булып тора
7 май көнне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, ТР Фәннәр академиясе президенты Мәгъсум Салахов, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, «Татнефтехиминвест-холдинг» җәмгыятенең генераль директоры Рафинат Яруллин һәм башкалар «TGT Oilfield Services» компаниясенең технологик үзәгендә булып кайттылар.
Әлмәт районында соңгы 20 елга беренче мәртәбә орлыкка кукуруз чәчәләр. Бу эшне “Токарликов исемендәге”, “Беренче май” , “Кичүчат”, “Чулпан” хуҗалыклары алынды. Кукуруз җире мәйданы - 470 гектар. 11 тонна кукуруза орлыгы бюджет акчасына сатып алынган.
Быел иң канкойгыч сугышның тәмамлануына 71 ел була. Безнең изге бурычыбыз – илебезне фашист илбасарларыннан саклаган, госпитальләрдә, фабрика-заводларда, иген кырларында көч түккән һәркемне истә тоту. Аларның бердәм үлмәс батырлыгы ватанпәрвәрлек, бердәмлек һәм рухи куәтнең иң югары үрнәге булып кала бирә. Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан "Транснефть-Прикамье" җәмгыятендә җылы очрашулар узачак. Әйтергә кирәк, ветераннарны, сугышныкын да, хезмәтнекен дә , зурлау һәм хөрмәтләү бер бүген белән чикләнми, ул даими бара.
ТР Хакимияте йортында узган киңәшмәдә бүген әнә шундый саннар яңгырады. ТР президенты Рөстәм Миңнеханов шәһәр һәм район территорияләрен чүплекләрдән арындыру, чүптән тазарту иеайлыктан соң да дәвам итәргә тиешлегеә басым ясады.
Бүген ТР Хакимият йортында узган киңәшмәдә ТР авыл хуҗалыгы һәм азак-төлек министры Марат Әхмәтов чүчүгә планлаштырылган мәйданнарның 45% - 810 мең гектарында эшләр төгәлләнүе турында хәбәр итте. Аларның 570мең гектарына – язгы орлык культуралары, 40 мең гектарына - шикәр чөгендере, 46 мең гектарыга - көнбагыш утыртылган. Районнар арасында иң югары күрсәткечләр Зәй, Апас, Сарман районнарында.
Бүген 7 майда, М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Бөек Ватан сугышында җиңүнең 71-еллыгына багышланган тантана узачак.