ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин Р.Фәхреддин исемендәге 1нче санлы Гимназиядә үз мисалында лидерлык дәресе үткәрде. Гимназистлар шәрәфле кунак килүенә ныклап әзерләнгән. 1нче сыйныф укучылары яран гөл үрчетү турында сөйләсәләр, зуррак балалар “Шүрәле” спектакленнан өзек уйнадылар һәм 1-5 класс укучыларының агач үсентеләре үстерүләре турында сөйләп, район башлыгыннан аларны утырту өчен җир бүлеп бирүне үтенделәр. Гимназия директоры Фирүзә Вәлиуллина лидерлык ачык дәресе үткәрде. Монда балалар 4 төркемгә бүленеп, “Мәгариф”, “Инновацияләр” “Уңайлыклар булдыру”, “Яшьләре хәрәкәте” проектларын якладылар.

11 майда «Татнефть» спорт комплексында Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре Спартакиадасының бадминтон, волейбол, җиңел атлетика, өстәл теннисы, шахмат, аркан тарту буенча зональ сайлау ярышлары узды.

Әлмәт медицина колледжында ветераннар өчен әдәби-музыкаль кичә узды. Кичәнең шәрәфле кунаклары – фронтовиклар - Гәбдрәхимов Барый Вәгыйз улы, Идрисов Таһир Ильяс улы, Хәмидуллина Хәҗәр Әхмәтгалиевна әлеге бәйрәм тамашасыннан бик канәгать калдылар.


11
май, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь министрлыгында Д.Г. Сагдатуллин куластында,видеоконференция режимында, универсаль спорт мәйданчыклары төзү буенча киңәшмә узды.

ТР Министрлары Кабинеты каршындагы ТР Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзге, республикабыз парк һәм скверларына йөрешне анализлау максатыннан, халыкны сораштыруга сораулар әзерләгән.

Бу көн беренче мәртәбә АКШ Сан-Францискосында 1983 елда билгеләп үтелә. Әлмәттә, башка еллардагы кебек, быел да 10 майдан башлап әлеге истәлекле көнгә багышланган чаралар үтә. 

ӘМР Сәламәтлек саклау идарәсе брлык медицина хезмәткәрләре белән берлектә Җиңү Көнен бәйрәм итәргә чыкты. Ак халатлы фәрештәләргә сугыш чоры баласы, ТР аказанган табибы, Сәламәтлек саклау отличнигы хәзер исә лаеклы ялда булган Лилия Ивановна Чувашева да кушылды. Билгесез солдат һәйкәленә язның иң матур чәчәкләре салды алар.


10
май, 2016 ел
сишәмбе

22 майда үтәчәк праймеризага санаулы көннәр калды. Һәр әлмәтле актив гражданлык карашын белдереп, алдан тавыш бирергә бурычлы.

ТР Хакимият Йортында узган киңәшмәдә республика авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов быелгы чәчү эшләре 17 млрд. сумга төшүен һәм бүгенә язгы культура орлыклары 1110 гектар җиргә, ягъни 62% тәмамлануын хәбәр итте.

Әлмәттә Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 71 ел тулу уңаеннан оштырылган бәйрәм чараларында 100 меңнән артык халык катнашты. Бәйрәм чаралары, традицион рәвештә, Мәңгелек ут нына чәчәкләр салудан башланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International