Әлмәт муниципаль районы Советыһәм башкарма комитеты исеменнән сезне халкыбызның Бөек ватан сугышында Җиңүнең 71-еллыгы белән котлыйм!
9 май – үзгә бәйрәм ул. Мәһабәт һәм тантаналы бу бәйрәм ул безгә дөньдагы тынычлыкның нинди югалтулар бәрабәренә ирешелүен һәрчак искәртеп торачак. Сугыә һәм Җиңү образы Ватаныбыз куәте, төрле милләт һәм яшь кешеләренең бердәмлеге символы, Россия һәм карендәш халыкларның рухи потенциалы зурлыгының үрнәге булып тора.
Коточкыч һәм озак сугыш елларында Әлмәт районыннан 18 мең ярым кеше фронтка киткән, аларның 8 мең ярымы Ватаны өчен гомерләрен биргән. Аларга мәңгелек дан , хәтер һәм рәхмәт сүзләре!
Бүген Әлмәт районында 131 сугыш ветераны һәм инвалиды (2015 елда гына да алар арасыннан 63 ветеран вафат булды), “Германияне җиңү”, “Японияне җиңү” медальләре белән бүләкләнгән 44 кеше, 195 сугышчы тол хатыннары һәм фашист концлагерьларының элекке балигъ булмаган тоткыны, 5 блокадалы Ленинградта яшәгән, 3036 тыл хезмәтчәне гомер кичерә.
Без сезгә каһарман батырлыгыгыз өчен ихлас рәхмәтлебез һәм тормышыгызны уңайлырак итү өчен тырышабыз. Соңгы елларда 400 ветеран һәм солдат толы яшәү шартларын яхшыртты. Ветераннарга махсус социаль , сәламәтлек саклау, дарулар белән тәэмин итү кебек программалар эшләп килә.
Хөрмәтле ветарннар! Ирек өчен, хәрабәләрдән тергезелгән илебез өчен, балалрыҗбызны һәм оныкларыбызны тыныч тормышта үстерә алуыбыз өчен рәхмәт сезгә! Сез – Җиңүчеләр! Сезгә әле озак еллар дәвамында җиңүчеләр сафында калырга һәм рухи ныклыкны югалтмаска телибез. Ак бәхетләр, ныклы сәламәтлек, тыныч күк йөзе һәм иминлек сезгә. Җиңү көне белән!
Әлмәт муниципаль районы башлыгы А.Р. Хәйруллин