Быел иң канкойгыч сугышның тәмамлануына 71 ел була. Безнең изге бурычыбыз – илебезне фашист илбасарларыннан саклаган, госпитальләрдә, фабрика-заводларда, иген кырларында көч түккән һәркемне истә тоту. Аларныд бердәм үлмәс батырлыгы ватанпәрвәрлек, бердәмлек һәм рухи куәтнең иң югары үрнәге булып кала бирә. Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан "Транснефть-Прикамье" җәмгыятендә җылы очрашулар узачак. Әйтергә кирәк, ветераннарны, сугышныкын да, хезмәтнекен дә , зурлау һәм хөрмәтләү бер бүген белән чикләнми, ул даими бара.
Ветераннар саны елдан-ел азая. Бүген предприятиедә 4 Бөек Ватан сугышы катнашчысы һәм 57 тыл хезмәтчәне исәпләнә. Алар оешма җитәкчелегенең һәм хезмәткәрләренең игътибарын, җылысын, ярдәмен гел тоеп яши.