Әлмәтлеләр «Үлемсез полк»та катнашты

2016 елның 9 мае, дүшәмбе

Әйтергә кирәк, сугыш ачысын үз җилкәсендә татыган әби-бабайларының, туганнарының портретларын күтәреп чыгучылар алдагы елга караганда шактый күп иде. 5 меңнән артык кеше горур атлап Яшьләр үзәге яныннан урам буйлап Нефтьчеләр мәйданына юнәлде. Күпме портрет һәм күпме язмыш. Күпме кеше кайтырбыз дип китсәләр дә, туган туфракларын башкача күрә алмый яу кырында ятып калган. Кайтканнары да илне җимереклекләрдән арындыру өчен алны-ялны белми эшләгән.

"Әлмәт таңнары"- Татмедиа

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International