Әлмәт районында соңгы 20 елга беренче мәртәбә орлыкка кукуруз чәчәләр. Бу эшне “Токарликов исемендәге”, “Беренче май” , “Кичүчат”, “Чулпан” хуҗалыклары алынды. Кукуруз җире мәйданы - 470 гектар. 11 тонна кукуруза орлыгы бюджет акчасына сатып алынган.
Моңарчы ттерлекчелек өчен кукурузны Россиянең башка төбәкләреннән кайтартырга туры килә иде, үз кукурузыбыз булу чыгымнарны 2 мәртәбә киметәчәк, өстәвенә терлек ризыгы да булып торачак, савымын үстерәчәк.
Киләсе елдан хуҗалыкларда рапс белән көнбагыш утыртуга дареспубликадан ярдәм күрсәтеләчәк.