ЯҢАЛЫКЛАР


7
май, 2016 ел
шимбә

Быел Чернобыль АЭСында һәлакәт булуга 30 ел тулды.

«Татнефть» җәмгыяте һәм Әлмәт шәһәре Медицина-санитар бүлекчәсендә хезмәткәрләрнең балалары арасында Бөек Җиңүгә багышланган рәсем бәйгесе үткәрелде. Ул инде икенче мәртәбә үткәрелә һәм коллетив анда бик теләп катнаша.

Бүген Әлмәт пофилактика үзәге баш табибы вазифаларын башкаручы Әнвәр Абдулов һәм үзәк хезмәткәрләре үз ветераны Зинаида Михаил кызы Гаязованы бәйрәм белән тәбрикләделәр, ТР президенты Рөстәм Миңнехановның һәм Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллинның котлау хатларын җиткерделәр.


6
май, 2016 ел
җомга

Җиңүнең 71-еллыгы уңаеннан шәһәребезнең барлык оешма һәм предприятиеләрендә тантаналы чаралар уза. 

«Үлемсез полк» 9 майда әлмәтлеләрне халык акциясендә катнашырга чакыра. 

Бүген Р.Фәхреддин исемендәге Әлмәт үзәк мәчетендә Әлмәт ислам мәдрәсәсе укытучылары һәм студентлары Бөек Ватан сугышы ветараннарын, тыл хезмәтчәннәрен, сугыш елы балаларын хөрмәтләделәр.

Районда авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең бик тырышып булачак уңыш өчен кайгыртып йөрешләре. Алар белән бергә табыннарның муллыгы өчен Әлмәт җитәкчесе дә тырыша.

“Татнефть”һәмӘлмәт шәһәре Медицина-санитар бүлегендә “Изге эшләр атналыгы” кысаларында “Туган ягым” рәсем сәнгате һәмдекоратив-гамәли иҗат бәйгесе узды. 


5
май, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген районыбыз башлыгы Айрат Хәйруллин Бөек Ватан сугышы ветераннары Егор Михайлович Мавринда һәм Фәтхелислам Фәхрислам улы Фәхретдиновта кунакта булып, аларны туган көннәре белән тәбрикләп, ТР президенты Рөстәм Миңнехановның һәм Әлмәт муниципаль районының котлау хатларын, чәчәкләр, азык-төлек җыелмасы һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Әлмәт муниципаль районында чәчү эшләре гөрләп тора. Бүген район башлыгы Айрат Хәйруллин, Авыл хуҗалыгы һәм сәүдә идарәсе җитәкчесе Наил Усманов, башлык киңәшчесе Фәрит Миңлебаев белән берлектә Әлмәт районы басу-кырларына чыкты. Алар Токарликов исемендәге, “Чишмә” ,«Сосновка», КФК Загидуллин, “Зәй”, «Чагылтау»,«Чулпан», «Ярыш» хуҗалыкларында булып язгы чәчү эшләре барышын карады. Эшләрнең графиктан калышмавын, нәтиҗәле башкарылуын билгеләде, механизаторлар белән аралашты. Бүгенгә районыбызның 13,3 мең гектар җиренә 31% язгы орлык чәчелгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International