Бүген башкарама комитетта район башлыгы Айрат Хәйруллин район активы белән чираттагы шәһәркүләм планерка үткәрде. Атна вакыйгаларына нәтиҗә ясаганнан соң,Айрат Хәйруллин оешма җитәкчеләрен ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрен торгызуда иганәчелек ярдәме күрсәтергә чакырды.
Район Мәгариф идарәсе җитәкчесе Дмитрий Садетдинов шәһәр һәм район мәктәпләрендә дәүләт йомгаклау аттестациясе һәм бердәм дәүләт имтиханы үткәрүгә әзерлек торышы турында чыгыш ясады. Быел БДИны 1210 кеше тапшырачак. Аларны уздыру өчен 309 тәҗрибәле укытучы җәлеп ителәчәк. Имтихан бир урыннары – дүртәү: шәһәрнең 3,12,20 санлы мәктәпләре һәм 2санлы лицее. Башка елладан аермалы буларак, быел имтихан бирә алмаучыларга икенче мөмкинлек бары 28 июнь көнне генә бирелә, көзен мондый мөмкинлек инде булмый.
Мәктәпләрдә соңгы кыңгыраулар 25 майга, аттестатлар бирү 23 июньгә планлаштырылган.