7 май көнне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, ТР Фәннәр академиясе президенты Мәгъсум Салахов, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, «Татнефтехиминвест-холдинг» җәмгыятенең генераль директоры Рафинат Яруллин һәм башкалар «TGT Oilfield Services» компаниясенең технологик үзәгендә булып кайттылар.
Экскурсядән соң ТР нефтехимия өлкәсе үсеше мәсьәләренә багышлланган эш киңәшмәсе булды.