Бүген ТР Хакимият йортында узган киңәшмәдә ТР авыл хуҗалыгы һәм азак-төлек министры Марат Әхмәтов чүчүгә планлаштырылган мәйданнарның 45% - 810 мең гектарында эшләр төгәлләнүе турында хәбәр итте. Аларның 570мең гектарына – язгы орлык культуралары, 40 мең гектарына - шикәр чөгендере, 46 мең гектарыга - көнбагыш утыртылган. Районнар арасында иң югары күрсәткечләр Зәй, Апас, Сарман районнарында.
ТР Президенты 15 майга чәчү өлкәседәге төп эшләр тәмамланырга һәм сыйфатлы башкарылган булырга тиешлеген искәртте.