ЯҢАЛЫКЛАР


28
май, 2016 ел
шимбә

Бүген Казанның Мирный бистәсендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, Стабул шәһәре башлыгы КадирТопбаш, РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Милли эшләр буенча федераль агентлык җитәкчесе Павел Семенов, «Рубин» футболк командасының яңа тренеры Хавьер Грасия, Мәскәү, Хабаровск һәм башка өлкәләрдән килгән кунаклар катнашында Сабантуй узды. Кунакларны ипи-тоз, чәк-чәк, түбәтәйләр һәм милли биюләр белән каршы алдылар. 

Хөрмәтле әлмәтлеләр! 29нчы майда Әлмәттә велопарад үтү сәбәпле, сәгать10нан 12гә кадәр кайбер урамнарда транспорт чаралары йөреше тыелачак. М.Җәлил урамының Белоглазов урамыннан алып Ленин урамына кадәрге өлешендә, Бигәш урамына кадәрге өлешендә, Бигәш урамының Төзүчеләр проспектыннан алып Шәһәр Мәйданына һәм “Экстрим-паркка” кадәр транспорт йөрү туктатылып торачак. 

Барыбыз да яраткан һәм көтеп алган бәйрәм – Сабантуй якынлаша. Әлмәт районы авылларында һәм Түбән Мактама бистәсендә ул 4нче июньдә, Әлмәт шәһәрендә 5нче июньдә узачак.

Иртәгә, 29нчы майда сәгать 10 да Әлмәттә “Әлмәт велосипед сайлый!” I шәһәр велопарады узачак. Велопарадта катнашырга теләүчеләне чакырабыз, 14 яше тулмаган балаларга ата-ана карамагында булу мәҗбүри.


27
май, 2016 ел
җомга

Бүген Әлмәт шәһәр төзелеше советының чираттагы утырышында капиталь төзекләндерелә торган 18 торак йорт фасады эскизлары тикшерелеп кабул ителде. Кайбер эскизларга үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәрр булды. Совет әгъзалары балконнарны да бер дизайнда ясарга тәкъдим итте. 

Бүген «Чулпан» хуҗалыгы басуында 51нче сабанчылар бәйгесе узды. Бәйгедә 13 хуҗалыкттан 13 сабанчы катнашты. Ярышта катнашучыларны ӘМР башлыгы айрат Хәйруллин сәламләде, чәчүдә иң яхшы механизаторларны бүләкләде.

Сабантуй һәм Россия көне уңаеннан бәйрәм чаралары алдыннан Әлмәт муниципаль районы террорга каршы тору ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Утырыш рәисе ӘМР районы башлыгы Айрат Хәйруллин бәйрәм чараларында катнашучы кешеләрнең саны елдан-ел арту турында хәбәр итте. Шуңа да бәйрәмнәрне үткәрү ваакытында әлмәтлеләрнең һәм шәһәребез кунакларының куркынычсызлыгын тәэмин итү, экстремистик чараларны булдырмау мөһимлеген ассызыклады.

Барыбыз да яраткан һәм көтеп алган бәйрәм – Сабантуй якынлаша. Әлмәт районы авылларында һәм Түбән Макатма бистәсендә ул 4нче июньдә, Әлмәт шәһәрендә 5нче иньдә узачак. Бүген бәйрәмгә әзерлек эшләре бара. Бәйрәм алдыннан матур гореф-гадәт – Бүләк җыю чарасы узачак. 

«Луч-Әлмәт» телеканалында беренче мәртәбә Әлмәт муниөипаль районы башлыгы Арит Хәйруллин белән турыдан-туры эфир узды. Эфир башланыр алдыннан телекомпания директоры Вячеслав Муравцев экскурсия үткәрде, телекомпания эшчәнлеге белән таныштырды. 

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты муниципаль милекне шәхси милеккә сату буенча 2016 елның 29нчы июненә билгеләнгән аукцион сатулар хакында хәбәр итә. Сатуга административ бина куела.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International