Барыбыз да яраткан һәм көтеп алган бәйрәм – Сабантуй якынлаша. Әлмәт районы авылларында һәм Түбән Макатма бистәсендә ул 4нче июньдә, Әлмәт шәһәрендә 5нче июньдә узачак. Бүген бәйрәмгә әзерлек эшләре бара. Бәйрәм алдыннан матур гореф-гадәт – Бүләк җыю чарасы узачак.
«Сабантуй-2016» бәйрәменә 28нче майда сәгать 11дә башлана. Маршрут мондый: «Шифа» (Төзүчеләр проспекты, 10а) сәүдә үзәге – Сәүдә ишегалды (Ленин урамы, 124) – «Эссен» (Ленин урамы, 126) - «Балар дөньясы» (Ленин урамы, 128) - «Спортмастер» (Ленин урамы, 128) - «Лента» (Ленин урамы, 132) - «Панорама» (Ленин урамы, 100) - «Магнит» (Нефтьчеләр ураамы, 18) – Ленин мәйданы (Ленин урамы, 39) – Яшьләр үзәге (Ленин урамы,21) - «Татарстан» кинотетры (Ленин урамы, 2 A/1).