ЯҢАЛЫКЛАР


31
май, 2016 ел
сишәмбе

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты вакытлы күчмә сәүдә объектларын урнаштыру хокукын сату буенча 2016 елның 10нчы июненә билгеләнгән аукцион сатулар хакында хәбәр итә. 

Әлмәт мунициаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин катнашында кидәшмә узды. Анда шәһәр хәрәкәтчәнлеге мәсьәләләре эксперты, Copenhagenize Design Company генераль директоры Майкл Колвилл-Андерсен һәм аның эш төркеме Әлмәттә велосипед юлларын салу проектын тәкъдир итте. Проект 8 ай элек эшләнә башлаган. Аның максаты – Әлмәтне сәламәтрәк, заманчарак һәм куркынычсызрак итү. Әләмт проекты белән берочтан компания эшчеләре Страсбург, Париж, Бордо, Лос-Анжелес шәһәрләрендә дә проектлар башкара. Велосипед юлларын төзүгә комааулаган мәсьәләр итеп климат шартлары һәм юл челтәренең хәле аталды.

“Алкоголизм һәм асоциаль тормыш рәвеше - Татарстанда ятимнәр саны үсүенең төп сәбәбе”, - дип белдерде ТР балалар хокуклакабинетында үткән брифингта. Брифинг республикада баларның мәнфәгатьләрен һәм хокукларын яклауны тэмин итүне яхшыртуга багышланды. 

Санитар-экологик икеайлык нәтиҗәсендә Татарстанда чүплекләрнең 100% диярлек бетерелгән , дип хәбәр итте экология һәм табигый байлыклар министры Фәрид Абдулганиев бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта. 

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җир участокларын куллануга бирү буенча 2016 елның 20нче июненә билгеләнгән аукцион сатулар хакында хәбәр итә. Сатуга җир асты юл чыгу урыны куела.


30
май, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген узган шәһәркүләм планеркада Әлмәт муниципаль районы башлыгы айрат Хәйруллин ишегалларын һәм тротуарларны төзекләндерү кирәклегенә басым ясады.  

Бүген Әлмәт муниципаль районының “Зәй” хуҗалыгында 47нче сыер савучылар һәм эре мөгезле терлек үрчетү технологлары ярышы узды. Әйтергә кирәк, мондый ярыш бик аз районнарда үткәрелә.

Ярышны тантаналы ачуда Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин терлекчелекнең авыл хуҗалыгы үсешендә локомотив вазифасын башкарун әйтте, авыл хуҗалыгына ярдәм күрсәтү дәвам итәчәген белдерде. 

“Әйләнә-тирә мохитне саклау турындагы” 10.01.2002 №7-ФК (ред. от 29.12.2015) Федераль канунның 73нче маддәсе нигезендә Оешма һәм хуҗалык субъктлары җитәкчеләре һәм әйләнә-тирә мохиткә зарар салу мөмкинлеге булган хуҗалык яки башка эшләрне башкаруда җаваплы белгечләр Әйләнә-тирә мохитне саклау һәм экологик куркынычсызлык өлкәсендә махсус әзерлекле булырга тиеш.

Бүген башкарма комитетта район башлыгы Айрат Хәйруллин район активы белән чираттагы шәһәркүләм планерка үткәрде. Киңәшмә башында ул Әлмәт прокуроры Рафаэль Шакировны туган көне белән котлады, ӘМР кадралар һәм бүләкләр бүлеге җитәкчесе итеп Оксана Белоногова, Яңа Троицк авыл хуҗалыгы башлыгы итеп Анатолий Боробов билгеләнү турында хәбәр итте. 


29
май, 2016 ел
якшәмбе

Бүген шәһәребездә төрле яшьтәге әлмәтлеләрне һәм шәһәребез кунакларын үзенә җыйган “Әлмәт велосипед сайлый!” велопарады узды.

Велопарад башланыр алдыннан хатын-кызлар өчен “Велоледи”, яшьләр өчен “Велоподиум”, барлык катнашучылар өчен “Велокарнавал” бәйгеләре узды. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International