Барыбыз да яраткан һәм көтеп алган бәйрәм – Сабантуй якынлаша. Әлмәт районы авылларында һәм Түбән Макатма бистәсендә ул 4нче июньдә, Әлмәт шәһәрендә 5нче июньдә узачак.
Бүген Әлмәттә бәйрәм алдының матур гореф-гадәте –Бүләк җыю узды. Ул нәкъ элккечә җигүле атларга утырып, милли киемнәр киеп, матур-матур дәртле җырлар яңгыратып шәһәр урамнарын узды. Әлмәт эшмәкәрләре, предприятие, оешмалар, сату үзәкләре - барысы да Сабантуйга бүләкләр бирде, җыр-биюләрдә катнашты.