Айрат Хәйруллин “Луч” телеканалының турыдан-туры эфирында гражданнарның сорауларына җавап бирде

2016 елның 27 мае, җомга

«Луч-Әлмәт» телеканалында беренче мәртәбә Әлмәт муниөипаль районы башлыгы Арит Хәйруллин белән турыдан-туры эфир узды. Эфир башланыр алдыннан телекомпания директоры Вячеслав Муравцев экскурсия үткәрде, телекомпания эшчәнлеге белән таныштырды.

Студия белән турыдан-туры элемтә 45 минут дәвам итте. Моңарчы гражданнардан башлыкның эшчәнлеген бәяләүне сорап махсус сораштыру оештырылды, ул да эфирга чыкты. Айрат Хәйруллинга бирелгән 170 сорауның күпчелеге юлларны төзекләндерү, ишегалларын яңарту, авыл җирлекләренә ярдәм күрсәтүгә бәйле иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International