Әлмәт шәһәр төзелеше советында республикада беренче велошәһәр үсеше турында фикер алышу булды

2016 елның 27 мае, җомга

Бүген Әлмәт шәһәр төзелеше советының чираттагы утырышында капиталь төзекләндерелә торган 18 торак йорт фасады эскизлары тикшерелеп кабул ителде. Кайбер эскизларга үзгәрешләр кертү турында тәкъдимнәрр булды. Совет әгъзалары балконнарны да бер дизайнда ясарга тәкъдим итте.

ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гирфанов велосипед юллары төзелеше барышы турында сөйләде. Барлыгы 50 км велосипед юлы салу бурычы тора.

Утырышта 29нчы майда РЫ ФҖ Дәүләт Думасы депутаты, танылган боксчы Николай Валуев катнашында велопарад үтәчәген, аннары экстрим-парк территориясендә кросс-кантри һәм велотриал буенча ТР Чемпионаты узачагын игълан иттеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International