Казанның Мирный бистәсендә сабантуй гөрли

2016 елның 28 мае, шимбә

Бүген Казанның Мирный бистәсендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, Стабул шәһәре башлыгы КадирТопбаш, РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Милли эшләр буенча федераль агентлык җитәкчесе Павел Семенов, «Рубин» футболк командасының яңа тренеры Хавьер Грасия, Мәскәү, Хабаровск һәм башка өлкәләрдән килгән кунаклар катнашында Сабантуй узды. Кунакларны ипи-тоз, чәк-чәк, түбәтәйләр һәм милли биюләр белән каршы алдылар.
Гадәттәгечә төп бәйрәм мәйданчыгында 11 муниципаль районның – Арча, алексеевск, Буа, Югары тау, Яшел Үзән, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Теләче, Нурлат, Балык Бистәсе- милли ишегаллары оештырылды.

Быелга Сабантуй Г.Тукайның тууына 130 тулуга багышланган булу сәбәпле, тамашачыларга шагыйрь әсәрләренең өзекләреннән төзелгән тамаша күрсәттеләр.
Бәйрәмгә җыелүчыларны Рөстәм Миңнеханов сәламләде. Сабантуйларның бүген россиянең 57 төбәгендә, 27 илдә уздырулуын әйтеп узды, Сабантуй бәйрәменең берләштерү көчен ассызыклады.

Сабантуй ачу тантанасы азагында чәчү эшләре алдынгыларын, спортчыларны бүләкләү булды.

Әлмәт көрәшчесе, дөнья чемпионы Ильяс Галимовка “Татарстан Республикасына күрсәткән хезмәте өчен” орден бирелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International