Бүген «Чулпан» хуҗалыгы басуында 51нче сабанчылар бәйгесе узды. Бәйгедә 13 хуҗалыкттан 13 сабанчы катнашты. Ярышта катнашучыларны ӘМР башлыгы айрат Хәйруллин сәламләде, чәчүдә иң яхшы механизаторларны бүләкләде.
Алар - Николай Яковлев (Токарликов исемендәге ААҖ), Андрей Барсуков («Ярыш» ҖЧҖ), Евгений Давыдов («Чагылтау» ҖЧҖ), Петр Михайлов («Союз-Агро» ҖЧҖ), Дамир Яруллин ( «Кичучат» ҖЧҖ), Марат Мостафин («Чулпан» ҖЧҖ).
Ярыш үзе ике этпатан торды. 1нче этап - техниканың техник хәле. 2нчесе – җир эшкәртү.
Бәйгедә Вячеслав Павлов(Токарликов исемендәге ААҖ) җиңеп чыкты. Техник әзерлек номинациясендә 1нче урында «Чагылтау» ҖЧҖ. Яшь сабанчылар арасында беренчелекне Марат Мостафин («Чулпан» ҖЧҖ) алды.