Бүген Әлмәттә ӘМР Советының 9нчы чираттан тыш сессиясе һәм Әлмәт шәһәр Советының 9нчы чираттан тыш утырышы булды.
Әлмәт районында 2016 елгы сезонга терлек азыгы әзерләү техникасы һәм терлек азыгы саклаугычларын кабул итү смотр-бәйгесе узды. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрының инженер-техник сәясәте буенча урынбасары.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты вакытлы күчмә сәүдә объектларын урнаштыру хокукын сату буенча 2016 елның 10нчы июненә билгеләнгән аукцион сатулар хакында хәбәр итә.
Хөрмәтле әлмәтлеләр! 29нчы майда Әлмәттә велопарад үтү сәбәпле, сәгать10нан 12гә кадәр кайбер урамнарда транспорт чаралары йөреше тыелачак. М.Җәлил урамының Белоглазов урамыннан алып Ленин урамына кадәрге өлешендә, Бигәш урамына кадәрге өлешендә, Бигәш урамының Төзүчеләр проспектыннан алып Шәһәр Мәйданына һәм “Экстрим-паркка” кадәр транспорт йөрү туктатылып торачак.
2015 елгы сайлау алды кампаниясе вакытында «Алнас», «ТаграС-ЭнергоСервис җәмгыятьләре коллективлары Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллинга, ул вакытта әле Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенә Сургутская урамын төзекләндерүне сорап мөрәҗәгать иткән иде. Бу урам юлы соңгы тапкыр 1998 нче елда ремонтланган булган.
Бүген Россия мәктәпләрен тәмамлаучыларга Соңгы кыңгырау яңгырада. Әлмәтнең 1053 укучысы да аларга кушылды. Татарстан нефтенең 60-еллыгы исемендәге шәһәр паркында чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бәйрәм тантанасы узды. Район башлыгы Айрат Хәйруллин, аның урынбасары Наҗия Хәйдәрова, мәгариф идарәсе башлыгы Дмитрий Садетдинов укуда уңышлар күрсәткән чыгарылыш сыйныф укучыларының фотолары эленгән “Мәктәп тәмамлаучылар аллеясыннан”узып, яшүсмерләрнең бәйрәменә кушылды. Мәртәбәле кунаклар зур тормышка аяк басучы бу балаларны җылы котлады, хәерле тормыш юлы теләде.
Бүген әлмәт районының бардлык мәктәпләрендә чыгарылыш сыйныф укучыларының мәктп белән хушлашу бәйрәме – Соңгы кыңгырау узды. 1053 шүсмер мәктәп бусагасын атлап чыгып зур тормышка юл тотты.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җир участокларын куллануга бирү буенча 2016 елның 20нче июненә билгеләнгән аукцион сатулар хакында хәбәр итә. Сатуга җир асты юл чыгу урыны куела.
Хөрмәтле әлмәтлеләр! 26нчы майда 18 сәгать 15 минутта “Луч” телеканалында Әлмәт муниципаль районы Айрат Хәйпуллин белән турыдан-туры элемтә узачак. Шалтыратулар 8(8553) 45-50-09 телефоны буенча 25нче һәм 26нчы майларда иртәнге 8дән кичке 5кә кадәр кабул ителә.
Әлмәт муниципаль районы башлыгы айрат Хәйруллин кушуы буенча шәһәрдә квартал территориясендәге урам утларын төзекләндерү башланды.