Әлмәттә террорга каршы тору комиссиясе утырышы булды

2016 елның 27 мае, җомга

Сабантуй һәм Россия көне уңаеннан бәйрәм чаралары алдыннан Әлмәт муниципаль районы террорга каршы тору ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Утырыш рәисе ӘМР районы башлыгы Айрат Хәйруллин бәйрәм чараларында катнашучы кешеләрнең саны елдан-ел арту турында хәбәр итте. Шуңа да бәйрәмнәрне үткәрү ваакытында әлмәтлеләрнең һәм шәһәребез кунакларының куркынычсызлыгын тәэмин итү, экстремистик чараларны булдырмау мөһимлеген ассызыклады.

Район башлыгының урынбасары Наҗия Хәйдарова җәйге ялларга балалар сәламәтләндерү һәм ял итү лагерьлары, мәктәп лагерьларының террорга каршы торуга әзерлеге турында хисап тотты.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International