ЯҢАЛЫКЛАР


13
июнь, 2017 ел
сишәмбе

Район терлекчеләре баш санын саклап калуга һәм арттыруга максат куйдылар. Район хуҗалыкларында  13881 баш эре мөгезле терлек  исәптә тора, шул исәптән  3953 баш -  савым сыеры.


12
июнь, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Әлмәттә Россия көненә багышланган бәйрәм чаралары уза. 

1990 елда бу көнне Россия Федерациясенең дәүләт бәйсезлеге турындагы декларация кабул ителү белән илебез үсеше башлангычында яңа этапка нигез салынды.
Россия көне – ул Ватанның чәчәк атуы бәрабәренә буыннарны һәм халыкны берләштергән бәйрәм. Район ныгый һәм үсеш ала бара, бистәнең йөзе күз алдында матурая. Барысы да кече ватан, үзебез яшәгән Татарстан, бүгенге яшәеш, киләчәк буын, Россиянең чәчәк атуы өчен сезнең куллар, сезнең хезмәт, тырышлыгыгыз белән халык өчен төзелә.


11
июнь, 2017 ел
якшәмбе

"Шәһәрнең мәдәни мохиты" проекты шәһәр халкын һәм кунакларын күп кенә кызыклы программалар белән гаҗәпләндерүен һәм куандыруын дәвам итә. Бу шимбә көнне чаралар шәһәрнең 9 мәйданында үтте. 


10
июнь, 2017 ел
шимбә

Әлмәт шәһәрендә "Бяки-Буки" әдәби фестиваленең бай эчтәлекле атнасы балалар өчен әкияттәгедәй бәйрәм белән тәмамланды.

ТР Гидрометүзәк хәбәр иткәнчә, 11 июнь көнне болытлы аязучан һава торышы сакланачак. Урыны белән яңгыр; көндез яңгыр, урыны белән яшен. Җил көньяк-көнбатыштан,   2-7 м/с, урыны белән 15 м/с. Төнлә +8..+13˚.Көндез +19..+24˚.

8 июнь көнне "Кара күл" паркының төп аллеясында шушы ук паркта бу ял көннәрендә - 10 һәм 11 июнь көннәрендә уза торган  "Сменалар" Җәйге китап фестиваленә багышланган пресс-конференция үтте. Анда Казан мэры Илсур Метшин, Казан башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттәхов, Татарстан Республикасы Президентының ярдәмчесе Наталия Фишман, "Смена" заманча мәдәният үзәгенең арт-директоры Кирилл Маевский һәм "Тере шәһәр" фонды директоры Инна Яркова катнашты. 


9
июнь, 2017 ел
җомга

7 июнь көнне Әлмәт районының авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсе җитәкчесе Наил Усманов җитәкчелегендәге рәсми делегация Актаныш районының алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшчәнлеге белән танышты.   

2017 ел башланганнан бирле Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе тарафыннан 690 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 4 млн. 800 мең сумлык 176 карар чыгарылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.

Яңгырлы һава торышына карамастан, районның яшелчә плантацияләрендә эшчәнлек тулы көчкә бара. Монда иртә утырта торган культураларны, беренче чиратта, Пекин кәбестәсен, утырталар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International