20 июнь көнне балигъ булмаганнарның эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча Республика комиссиясенең җаваплы секретаре И.Х. Гарифуллина белән бергә Татарстан Республикасындагы балаларның хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Г.Л. Удачина катнашуы белән балаларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү узачак.
Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты 2017 елның 13 нче июненә билгеләнгән Әлмәт шәһәре территориясендә сезонлы стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру буенча аукцион сатулары турында хәбәр итә.
Бизнес үсешенә финанс яктан ярдәм алырга һәр теләгән кеше 37-08-04 яки 8-917-911-44-44 телефоны буенча башкарма комитетның эшмәкәрлекне үстерү секторына шалтырата ала.
"Татнефть" компаниясе Әлмәтнең заманча динамик сүрәтен һәм шәһәрдә яшәүчеләр өчен уңайлы тирәлек булдыру өчен республиканың нефть башкаласына шәһәр киңлегенә яңа сәнгать элементларын кертүче стрит-артны өйрәнү институтын чакырды.
8 июнь көнне Татарстан Республикасы Инвестицион советы президиумы утырышында дүрт инвестицияләр проекты расланды.
Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Утырыш эшендә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Быелгы «Бяки Буки» әдәби фестиваленең иң зур бүләген Мәскәү кунагы алып китте.
«Татнефть» компаниясе Санкт-Петербургтан «Странствующие куклы господина Пэжо» театры белән берлектә «Әлмәттә урам театрлары» проектын тормышка ашыра. Әлеге проектның максаты - урам сәнгате буенча үзебезнең коллективны булдыру. 15 июньнән дөньякүләм танылган артист, урам сәнгате өлкәсендәге күренекле профессионал – аргентиналы Локо Брускадан мастер-класслар башланып китә.
12 июнь – Россия көнендә әлмәтлеләрне һәм калабыз кунакларын искиткеч киң мәдәни һәм спорт программасы көтә.
Startup Village 2017 кысаларында Әлмәт укучысы Эвелина Мәҗитованың проекты иң яхшы стартапларның берсе дип аталды. Кызга планшетлы компьютер, "Startup Village"кубогы һәм башка бүләкләр тапшырылды.