ЯҢАЛЫКЛАР


14
июнь, 2017 ел
чәршәмбе

14 июньдә бөтен дөньяда иҗтимагый мөһим бәйрәмнәрнең берсе - Халыкара донорлар көне билгеләнеп үтелә. Бу Көн, беренче чиратта,  донорларның үзләренә - бөтенләй таныш булмаган кешеләрнең сәламәтлеге һәм гомере өчен үз каннарын бушлай тапшыручы кешеләргә багышланган.
 

14 июнь көнне ел саен Рәсәйдә миграция хезмәткәрләре көнен билгеләп утәләр. Бу федераль миграция хезмәте РФ Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме. 

2014 елның 12 февраленнән Әлмәт үзәк район хастаханәсендә  неврология бүлекчәсе эшли башлады. Заманча медицина авыруларны оператив ачыклауда ярдәм итә.


13
июнь, 2017 ел
сишәмбе

Үзәк мәчеттә яңа имам сайланды. Әлеге чарада Татарстан мөхтәсибе урынбасары Мансур Җәләлетдинов, район башлыгы Айрат Хәйруллин, имамнар катнашты.

Бу шимбә көнне "Шәһәрнең мәдәни мохиты" проекты чаралары шәһәрнең 8 мәйданында үтте. 

Әлмәт муниципаль районы торак сәясәте һәм торак-коммуналь хуҗалыгы департаментының директоры вазифаларын башкаручы булып Җәүдәт Сулайманов билгеләнде. Ул элегрәк  Түбән Мактамада "Комфорт" идарәче компаниясе директоры булып эшләгән иде. 

Татарстанда санитар-экологик икеайлык чараларында 1 миллион 127 мең кеше катнашкан. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев җиткерде.

Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы Айрат Хәйруллин Әлмәт районының ресурслар идарәсе унитар предприятиесенең директоры Алексей Лазаревка йөкләмәләр бирде. 

Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә 2017 елда район сулыкларында халыкның иминлеген тәэмин итү турында доклад белән ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ӘМР буенча идарәсе башлыгы Валерий Грезнев чыгыш ясады. 

"Киләчәк Татарстан колледжы" 15 июннән абитуриентлар кабул итү турында хәбәр итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International