8 июнь көнне "Кара күл" паркының төп аллеясында шушы ук паркта бу ял көннәрендә - 10 һәм 11 июнь көннәрендә уза торган "Сменалар" Җәйге китап фестиваленә багышланган пресс-конференция үтте. Анда Казан мэры Илсур Метшин, Казан башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттәхов, Татарстан Республикасы Президентының ярдәмчесе Наталия Фишман, "Смена" заманча мәдәният үзәгенең арт-директоры Кирилл Маевский һәм "Тере шәһәр" фонды директоры Инна Яркова катнашты.
Конференция башында Кирилл Маевский фестивальнең төп өлешләре турында сөйләде. Чараның беренче тапкыр паркта үткәнгәненә күрә, фестивальнең мәгариф һәм гаилә программалары киңәйде, ә ярминкәдә быел бөтен Россиядән 80нән артык нәшрият катнаша.
Фестивальнең тулы программасы белән smenabookfest.ru сайтында танышырга мөмкин.