Әлмәт делегациясе Актаныш районының алдынгы хуҗалыклары эшчәнлеге белән танышты

2017 елның 9 июне, җомга

7 июнь көнне Әлмәт районының авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек идарәсе җитәкчесе Наил Усманов җитәкчелегендәге рәсми делегация Актаныш районының алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшчәнлеге белән танышты.

Татарстан Республикасының муниципаль районнары рейтингында авыл хуҗалыгы торышы буенча Актаныш өченче урында. Узган елгы нәтиҗәләр буенча биредә, 140621 тонна икмәк җыелган, 54867 тонна сөт савылган.

Әлмәтнең авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермер хуҗылыгы җитәкчеләре, агрономнар һәм белгечләрдән торган делегациянең беренче визиты “Ташкын” хуҗалыгы җирләрендә башланды. Хуҗалык белән 35 ел дәвамында Раухат Сәлихҗанов җитәкчелек итә. Хуҗалыкның 3700 гектардан артык сөрү җирләре бар, 2630 баш мөгезле эре–терлек асрыйлар, шуның 600–е савым сыерлары.

“Чишмә” ҖЧҖ Актаныш районының иң эре авыл хуҗалыгы предприятиясе. Тармакта 130 кеше эшли, уртача хезмәт хакы 22–23 мең тирәсе.

“Тамыр” хуҗалыгы игенчеләренең тырыш хезмәте кырларыннан күренә. Быел чәчелгән культуралар яшел җәймә кебек тигез тишелгән, бер чүп юк. Хуҗалыкның 6136 гектардагы сөрү җирләренең бөтенесе дә югары эшкәртү культурасы белән аерылып тора. Узган елгы хуҗалыктагы уртача уңыш бер гектардан 38 центнер тәшкил иткән.

“Башак” хуҗалыгында Әлмәт делегациясе машина – трактор паркына кертелгән яңалыклар белән танышты. Хуҗалыкта 60 берәмлек техника исәпләнә, механизаторлар өчен барлык уңайлыклар да булдырылган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International