Яңгырлы һава торышына карамастан, районның яшелчә плантацияләрендә эшчәнлек тулы көчкә бара. Монда иртә утырта торган культураларны, беренче чиратта, Пекин кәбестәсен, утырталар.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы һәм район белгечләре озатуы белән Айрат Хәйруллин участокларны тикшерде, ачык туфракка рассадаларны урырту технологиясе белән танышты, агымдагы мәсьәләләр турында фикер алышты.
Шуннан соң Айрат Хәйруллин "Җиләк-җимеш үзәнендә", карлыган кырында, булды, анда шулай ук эш барышы белән танышты.