"Шәһәрнең мәдәни мохиты" проекты шәһәр халкын һәм кунакларын күп кенә кызыклы программалар белән гаҗәпләндерүен һәм куандыруын дәвам итә. Бу шимбә көнне чаралар шәһәрнең 9 мәйданында үтте.
18.00 сәгатьтә "Яшьлек" скверында җыелган кешеләрне "Югалган буяуларны эзләп" аниматорлар программасы мавыктырды.
19.00 сәгатьтә Әлмәтнең 60-еллыгы исемендәге скверда (Гадел хөкем йорты) программа башланды. Концерт программасын яшьләр үзәгенең иҗат коллективлары тәкъдим итте.
Шул ук вакытта "Шәмсинур" паркында "Гармония" халык вокал ансамбле һәм "Дубравушка" халык хоры концерты үтте.
"Татнефть" компаниясе Әлмәтнең заманча динамик сүрәтен һәм шәһәрдә яшәүчеләр өчен уңайлы тирәлек булдыру өчен республиканың нефть башкаласына шәһәр киңлегенә яңа сәнгать элементларын кертүче стрит-артны өйрәнү институтын чакырды.
18.00 сәгатьтә "Юбилейный" спорт сарае янында "Сүрәте ясалган шәһәр" мастер-классы һәм шәһәрдә яшәүчеләр белән урам сәнгате турында формаль булмаган диалог узды.